100 - летию ТАССР посвящается...
История нашей республики неразрывно связана с определением национальной государственности народов бывшей Российской империи после Октябрьской революции 1917 года.
25 июня 1920 года была образована Татарская Автономная Советская Социалистическая Республика (ТАССР, Татария) в составе РСФСР. Татарская АССР существовала до 1990 года. 30 августа 1990 года Татария преобразована в Татарскую Советскую Социалистическую Республику, с 16 мая 1992 года она носит название – Республика Татарстан.
25 июня 2020 года будет отмечаться 100-летие со дня образования Татарской АССР. В рамках реализации празднования 100-летия образования Татарской АССР в социальном приюте для детей и подростков «Камские зори» дети под руководством воспитателей оформили информационный уголок на тему «100-летие образования Татарской АССР».
Ребят познакомили с символикой ТАССР, с фактами из истории и быта, рассказали о выдающихся людях и этапах становления государственности Татарстана. А 29 февраля среди воспитанников прошли соревнования по армрестлингу. В соревновании участвовали 12 человек. По итогам турнира победители получили призы.
Безнең республика тарихы 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң элеккеге Россия империясе халыкларының милли дәүләтчелеген билгеләү белән тыгыз бәйләнгән.
1920 елның 25 июнендә РСФСР составында Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы (ТАССР, Татарстан) оештырыла. Татарстан АССР 1990 елга кадәр эшли. 1990 елның 30 августында Татарстан Татар Совет Социалистик Республикасына әверелә, 1992 елның 16 маеннан ул Татарстан республикасы исемен йөртә.
2020 елның 25 июнендә Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу билгеләп үтеләчәк. Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балалар тәрбиячеләр җитәкчелегендә «Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы»дигән темага мәгълүмат почмагы әзерләделәр.
Балаларны ТАССР символикасы, тарих һәм көнкүреш фактлары белән таныштырдылар, күренекле кешеләр һәм Татарстан дәүләтчелеге барлыкка килү этаплары турында сөйләделәр. Ә 29 февральдә тәрбияләнүчеләр арасында кул көрәше буенча ярышлар узды. Ярышларда 12 кеше катнашты. Турнир нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр призлар алды.
Источник: Татьяна Чернова
29.02.2020 18:56