Здравствуй, лето!
Воспитатель предложил детям вспомнить главные приметы лета. Оказалось, что дошколята знают их почти всё: солнце светит ярче и греет сильнее, вокруг распускаются цветы, появляются бабочки, на кустах и грядках поспевают ягоды. Ребята с радостью перечисляли, как меняется природа, и сравнивали: летом мы надеваем лёгкую одежду, дольше гуляем, чаще бываем на свежем воздухе.
Поговорили и о том, чем отличается лето в городе и в деревне. Дети отметили, что в городе можно ходить в парки, играть у фонтанов, а в деревне — купаться в реке, помогать в огороде и гулять по лугам. И там, и там лето дарит тепло и радость, просто по-своему.
Занятие получилось светлым и по-настоящему летним. Маленькие воспитанники «Камских зорь» теперь точно знают, по каким признакам можно узнать лето, где бы оно ни наступило — в шумном городе или тихой деревне. Главное, что впереди "каникулы", а это, дни полные солнца, игр и новых открытий.






Исәнме, җәй! «Кама таңнары» мәктәпкәчәләре иң җылы ел фасылын каршы алды.
«Кама таңнары» социаль приютының мәктәпкәчә төркемендә җәйне каршы алуга багышланган дәрес үткәрелде. Балалар иң якты, кояшлы һәм шаулы ел фасылы буенча кечкенә сәяхәт кылдылар.
Тәрбияче балаларга җәйнең төп билгеләрен искә төшерергә тәкъдим итте. Мәктәпкәчәләрнең барысы да диярлек белүе ачыкланды: кояш яктырак һәм җылырак ялтырый, тирә-якта чәчәкләр ата, күбәләкләр оча, куакларда һәм грядкаларда җиләк-җимешләр өлгерә. Балалар табигатьнең ничек үзгәрүен сөйләделәр, чагыштырдылар: җәен без җиңел кием киябез, озаграк йөрибез, саф һавада ешрак булабыз.
Шәһәрдә һәм авылда җәйнең нәрсә белән аерылуы турында да сөйләштеләр. Балалар билгеләп үттеләр: шәһәрдә паркларга йөреп, фәнтаннар янында уйнап булса, авылда елгада коенып, бакчада ярдәм итеп һәм болыннарда йөреп була. Анда да, монда да җәй җылылык һәм шатлык бүләк итә, тик үзенчә генә.
Дәрес якты һәм чын җәйге булып үтте. «Кама таңнары»ның кечкенә тәрбияләнүчеләре хәзер төгәл беләләр: җәйне нинди билгеләр буенча танып була, кайда килүенә карамастан — шаулы шәһәрдәме, тын авылдамы. Ә иң мөһиме — алда кояшлы, уеннарга бай һәм яңы ачышлар белән тулы көннәр көтә.
Источник: Биктимирова С.Г.
02.06.2026 23:13

