16 июля Всемирный День змей.
Цель занятия: расширение представлений детей о многообразии животного мира, формирование элементарных знаний о змеях как части природы, воспитание основ экологической культуры и безопасного поведения.
Задачи занятия:
— познакомить детей с внешним видом, средой обитания и способами передвижения змей;
— сформировать представления о различиях между ядовитыми и неядовитыми змеями;
— обучить правилам безопасного поведения при встрече со змеёй в природе;
— развивать познавательный интерес, наблюдательность и внимание;
— воспитывать бережное и уважительное отношение ко всем живым существам.
Воспитатель в доступной форме рассказал детям о внешнем виде и особенностях змей: где они живут, как передвигаются, чем питаются. Дошкольники с интересом рассматривали иллюстрации, узнавали, что змеи бывают разными — и ядовитыми, и безобидными.
Особое внимание на занятии было уделено правилам поведения при встрече со змеёй. Воспитатель объяснил ребятам, что нельзя подходить близко, трогать или дразнить змею. Лучше всего — сохранять спокойствие, не делать резких движений и позвать взрослого. Малыши запомнили: наблюдать за животными лучше всего издалека.
В завершение занятия ребята с увлечением раскрашивали и создавали своих собственных змеек из бумаги, стараясь передать их неповторимый узор.
Итоги занятия:
Дошкольники получили новые знания о животном мире, научились различать опасных и безопасных змей, усвоили правила поведения при встрече с ними. У воспитанников сформировалось понимание, что все живые существа заслуживают уважения и осторожного отношения. Занятие помогло преодолеть необоснованные страхи, развило познавательный интерес и экологическую культуру детей. Маленькие воспитанники «Камских зорь» теперь знают: при встрече со змеёй главное — не паника, а правильные действия и помощь взрослых.






16 июльдә «Кама таңнары» социаль приютының мәктәпкәчә төркемендә Бөтендөнья еланнар көненә багышланган танып-белү дәресе үткәрелде. Балалар табигатьнең бу гаҗәеп җан ияләре белән таныштылар, аларның яшәү рәвеше, таралу урыннары һәм, әлбәттә, елан белән очрашкан очракта үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре турында белделәр.
Дәреснең максаты: балаларның хайваннар дөньясы төрлелеге турында күзаллауларын киңәйтү, еланнар турында табигатьнең бер өлеше буларак башлангыч белемнәр формалаштыру, экологик культура һәм куркынычсыз үз-үзеңне тоту нигезләрен тәрбияләү.
Дәреснең бурычлары:
— балаларны еланнарның тышкы кыяфәте, яшәү мөхите, хәрәкәт итү ысуллары белән таныштыру;
— агулы һәм агусыз еланнар арасындагы аермалар турында күзаллаулар формалаштыру;
— табигатьтә елан белән очрашканда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен өйрәтү;
— танып-белү кызыксынуын, күзәтүчәнлекне һәм игътибарны үстерү;
— барлык тереклек ияләренә сакчыл һәм хөрмәтле мөнәсәбәт тәрбияләү.
Тәрбияче балаларга аңлаешлы формада еланнарның тышкы кыяфәте, үзенчәлекләре турында сөйләде: алар кайда яшиләр, ничек хәрәкәт итәләр, нәрсә белән тукланалар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар кызыксынып иллюстрацияләр карадылар, еланнарның төрле — агулы да, агусыз да булуын белделәр.
Дәрестә елан белән очрашканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде. Тәрбияче балаларга аңлатты: якын килергә, еланга кул тигезергә яки аны котыртырга ярамый. Иң яхшысы — сабыр булырга, кискен хәрәкәтләр ясамаска һәм олыларны чакырырга. Кечкенәләр истә калдырдылар: хайваннарны ерактан күзәтү иң дөресе.
Дәрес ахырында балалар дәртләнеп үз еланнарын бизәделәр, аларның кабатланмас бизәкләрен күрсәтергә тырыштылар.
Дәреснең нәтиҗәләре:
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар хайваннар дөньясы турында яңа белемнәр алдылар, куркыныч һәм куркынычсыз еланнарны аерырга өйрәнделәр, алар белән очрашканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерделәр. Тәрбияләнүчеләрдә барлык тереклек ияләре хөрмәткә һәм сакчыл мөнәсәбәткә лаек икәне турында аңлау формалашты. Дәрес нигезсез куркуларны жиңәргә ярдәм итте, танып-белү кызыксынуын һәм балаларның экологик культурасын үстерде. «Кама таңнары»ның кечкенә тәрбияләнүчеләре хәзер беләләр: елан белән очрашканда иң мөһиме — паника түгел, ә дөрес гамәлләр һәм олыларның ярдәме.
Источник: Биктимирова С.Г.
16.07.2026 12:29

